Имамнан сорыйк #90

Шаярып кына алдалап, аннары шунда ук дөресен әйтеп куярга ярыймы? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Имамнан сорыйк" тапшыруында "Мөхәммәдия" мәдәрәсәсенең уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, "Тәүфыйк" мәчете имам-хатыйбы Зөлфәт хәзрәт Габдуллин бирә. 01:20 Ышану һәм ширекне аера алмыйм. Ышанмау ширек кебек үк куркыныч гөнаһ түгелме әллә? 13:32 Шаярып кына алдалап, аннары шунда ук дөресен әйтеп куярга ярыймы? 14:54 Дус кызыма карата көнләшү хисе туа. Мәсәлән, күптән түгел ул миңа яулык бәйләргә теләвен әйтте. Ул миннән күбрәк гыйбадәт кыла башлар дип борчылам. Мин зур гөнаһ эшлимме? 23:45 Әгәр мөселман кешесе сакал турында начар сүз әйтсә, ләкин аның мыскыл итәргә нияте булмаса, бу зур гөнаһ буламы? Әгәр мөселман сакалдан көлеп, мыскыл итсә, бу көферлекме? Хәнәфи мәзһәбендә бу көферлек дип ишеттем, ә шәфигыйда юк. 26:14 Кичә мин очраклы рәвештә бер хәдискә тап булдым, анда кашларын йолкыган хатын-кыз каһәрләнгән дип әйтелә һәм минем күңелемдә сәер хис барлыкка килде. Мин буйсынмаучанлык белдердем кебек. Мин көферлек кылдыммы? 30:12 Минем гаиләм һәм мин беркөнне очраклы рәвештә дуңгыз итен ашадык. Парижга ял итәргә барганда, без кичен француз кафесына кердек һәм сыер ите белән сэндвичлар сорадык, ләкин анда сыер ите урынына дуңгыз ите салынган булып чыкты. Без моны шунда ук аңламадык. Бу гөнаһмы? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️ https://vk.com/huzurtvchannel
Телеграм каналларга кушылыгыз

Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.

Смотрите также