Бүгенге чыгарылыштагы ашау, эчү темасына багышланган сорауларга "Имамнан сорыйк" тапшыруында «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов җавап бирә. 01:04 Бер танышым тулысынча диндә. Мин аны еш кына нинди дә булса тәм-том, күчтәнәчләр белән сыйлыйм. Еш кына ул бүләк ителгән күчтәнәч, тәм-томнарның составында теге яки бу «кимчелекне» табып, күчтәнәчләрне кабул итми. Бу адымыннан минем кәефем төшә. Кайдадыр ишеткәнем бар: әгәр кеше сиңа күчтәнәч бирсә, син аны алырга тиеш. Биргән кешенең күңелен төшерү яхшы эш түгел, янәсе. Бу хәлдә ничек булырга икән? 13:27 Искерә башлаган, ләкин әле куллану вакыты чыкмаган ашамлыкларны ялгыз торган танышыма күчтәнәч итеп биреп барсам ярыймы? Үземне өстен куеп, аңа миннән калган да ярар дигән мәсьәлә килеп чыкмыймы дип борчылам. Калган кирәк-яраклар белән дә шул мәсьәлә. 17:22 Чипсы, кириешки, тәм-том (кете-мете дибез инде халыкта) күнеккән кешегә «Бу бит синең сәламәтлегеңә зыянлы» дип, киңәшләр биреп торырга кирәкме? 22:07 Хәзер кайбер печеньеләрне ашау тыелган. Составында тыелган матдәләр бар дип аңлаттылар. Әйтик, желатин кергән печенье. «Печенье икмәк бит инде» дип, бу кагыйдәне кабул итә алмыйм. Дөрес киңәш бирмәссезме? 27:13 Җәйге эсселәрдә квас эчәргә яратам. Кемдер ярый, кемдер тыелган ди. Дөрес җавапны ишетәсе килә иде. Мөселман кешесенә квас эчәргә ярыймы? 31:12 Очраклы рәвештә табылган ризыкта бәрәкәт бармы? 36:11 Бүләк ителгән ризык күчтәнәчләрен аннары тагын башка кешегә бүләк итәргә мөмкинме? 37:12 Кунакка баргач, өстәл артында «Ризыкларыгыз хәләлме?» дип сорау килешәме икән? Куннакка чакырган кешенең кәефен төшерермен дип куркам. ВКонтакте:
https://vk.com/dinvm https://vk.com/islam_today_ru https://vk.com/public214387490 Рутуб каналыбыз:
Телеграм каналыбыз: