Имамнан сорыйк #91 | Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ дәвере

Пәйгамбәребез туган һәм пәйгамбәрлек иңгән елларда бөтен дөнья нинди хәлдә була? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Имамнан сорыйк" тапшыруында Казан шәһәренең «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин бирә. 01:18 Пәйгамбәр, Рәсүл, Нәби, Илче сүзләренең аермалары нидә? Без теләсә кайсы пәйгамбәрне бу сүзләр белән атый алабызмы? 11:24 Кайбер чыганакларда Рәсүлебез Мөхәммәд с.г.в. 570, ә кайберләрендә 571 елда туган дип килә. Бу милади ел исәбе буенчамы? Пәйгамбәребез туганда һиҗри ел исәбе әле булмаганмы? Һиҗри ел исәбе кайчан башлана? Ни өчен ул Пәйгамбәребездән туу вакытыннан исәпләнми? 17:14 Мөхәммәд с.г.в.-гә кадәр килгән пәйгамбәрләрнең яшәү еллары, чорлары билгелеме? Аларны галимнәр якынча булса да билгели аламы? 21:12 Пәйгамбәребез туган һәм пәйгамбәрлек иңгән елларда бөтен дөнья нинди хәлдә була? Гарәп дөньясы торышын якынча беләбез кебек. Ә менә бөтен дөньяда бу чорда нинди зур вакыйгалар була? Дөньяда нинди дин тоталар? Нинди күренекле шәхесләр яши? 33:24 Адәм г.с. бу дөньяга кайчан җибәрелә? Ә дөнья кайчан яратыла? Фәнни яктан ничәдер миллион элек диюләре шәригать ягыннан дөреслеккә туры киләме икән? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️ https://vk.com/huzurtvchannel
Телеграм каналларга кушылыгыз

Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.

Смотрите также