VIDEO
Адәмнең яхшысы җирне бизәргә килә. …дөньялыкта әйбәт эшләр эшләп калдыра. Исеме, яхшы аты кала… Кешегә ышану – сафлык билгесе. Саф күңелләргә вак-төяк пычрак йокмый, алар үзләренең ышанычлары, хисләрне олылый белүләре белән югары булалар… Сер түгел, күңел акланыр якларны да эзли. Бәндә хатасыз булмас, хата тәүбәсез булмас. Хаталар эшләп гафу үтенгәнче, гөнаһлар эшләп, тәүбәләргә килгәнче, үкенечләрне үкенмәслек иткәнче, шулардан бөтенләй азат булсаң, нинди булыр иде дә соң!.. Яхшылыкка тик яхшылык тиеш! Мәкер белән кем ни майтара? Алмаз да бит көнән алган нурын Бише белән кире кайтара! *********************************************************** Материаллар: Нәкый Исәнбәт «Татар халык мәкальләре» җыентыгы Ризаэддин Фәхреддин, Мөхәммәт Мирза, Мәҗит Гафури, Роберт Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Нури Арсланов, Гамил Афзал, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Мәдинә Маликованың фәһемле фикерләре – «Дөньяда сүзем калыр» җыентыгы Гайса Хөсәенов «Ала да, кола да», «Тормыш сәхнә түгел», «Ул да бәндә», «Үкенеч һәм тәүбәләр», «Изгелек белән явызлык» – «Таштагы язулар» җыентыгы Шигырьләр: Әсхәр Кәшфуллин «Изгелекләр эшләп кал!» Фирая Зыятдинова «Без» Лена Шагыйрьҗан «Әрәмзат» Рәмис Аймәт «…Алдымда – ЧИКле ЧИКСЕЗЛЕК!» Рамил Чурагулов «Зарланма» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Кеше хәлен кеше белми» Хәния Фәрхи «Иң кирәге» Айгөл Сагынбаева «Хисләр» Илсия Бәдретдинова «Читлектәге кошлар» Лилия Хәмитова «Ак һәм кара» Дилә Нигъмәтуллина Фон: Ванесса Мэй – скрипка, Дживан Гаспарян – дудук «Душа»