8 Кеше китәр, намус калыр

Адәм балаларының төрлесе бар. Кадерлесе, кадерсезе. Халыктан ала да, кола да туа. Әмма халыкны халык иткән, данын, мәртәбәсен күтәрешкәне – кадерлеләре. Кадерле балалары белән халык үзе кадерле… Мактау белән мактауның да аермасы зур. Хагы – дару, нахагы – агу. Тияре – ярар, тимәсе – ярамас. Ихласы риясыз, хаксызы әхлаксыз. Хагын җөплиләр, хаксызын гаеплиләр. Шуларны сүз җаеннан ук аера белсәкче… Намус, намус! Син бит – аклык. Син бит – хаклык. Син – авырлык. Һәм батырлык. Кешелеккә, Кешелелеккә Иң төп ярлык. Намус?! Намус… ****************************************************** Материаллар: Нәкый Исәнбәт «Татар халык мәкальләре» җыентыгы Гайса Хөсәенов «Тормыш сабагы», «Ясалма», «Куен дәфтәренән, «Фигыле-гадәтләре» – «Таштагы язулар» җыентыгы Шигырьләр: Лилия Сәгыйдуллина «…Килешелгән?», «Намус», «…Тарих мәйданында вакыт һәм урынны үзебезме сайлап алабыз?», «…Биеклектән һич югында калкулык кала», «Бурычым», «…Бу дөньяга мин ни өчен килгәнемне хәтерләмим» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Һәркемнең үз көе» Гәбделфәт Сафин «Тормыш китабы» Рафаэль Латыйпов «Тәңре ятимнәре» Илсия Бәдретдинова «Дөнья һәм гомер» Илназ Минвәлиев «Саллар ага» Денис Арсланов Фон: «Лунная соната» Людвиг Ван-Бетховен

Смотрите также