Мөхәммәд Пәйгамбәр с.г.в.-не ничек итеп дөрес яратырга? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Имамнан сорыйк" тапшыруында Казан шәһәренең «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин бирә. 02:09 Без Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.-не Аллаһ Тәгаләдән соң икенче чиратта яратырга тиешбез дип ишеттем. Ягъни Пәйгамбәрне хәтта әти-әнидән дә ныграк яратырга кирәк икән. Моңа ничек ирешергә? Бәлки без гөнаһларыбыз сәбәпле мондый нигъмәткә ирешә дә алмыйбыздыр? Ким дигәндә, Рәсүлебез с.г.в.-гә мәхәббәтебезне ничек ныгытырга? 14:36 Тарихи төрек сериалларында Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. исеме искә алынгач, моны ишеткән бөтен кеше صلى الله عليه و سلم дип кабатлый, кулларын йөрәк турысына куя һәм хәтта утырган җиреннән торып басалар. Безгә дә шулай эшләү хәерлеме? 21:10 Дин галимнәреннән тыш, гади кешеләргә пәйгамбәребезнең тарихын, тормыш юлын, сүзләрен, хәдисләрен өйрәнергә кирәкме? Әйе икән, моның өчен иң яхшы ысуллар нинди? 27:27 Мөхәммәд Пәйгамбәр с.г.в.-не төштә күрер өчен нишләргә? 31:47 Пәйгамбәребезнең туган көнен, туган аен ничек билгеләп үтәргә? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️
https://vk.com/huzurtvchannel Телеграм каналларга кушылыгыз
Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.