Пәйгамбәребез с.г.в. нәселеннән булган кешеләрнең исеменә “сәййид” дигән кушымча ялгана дип беләм. Ул нәрсәне аңлата? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Имамнан сорыйк" тапшыруында Казан шәһәренең «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин бирә. 03:43 Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. 63 яшендә вафат булган. Билгеле, бу Аллаһның тәкъдире, әмма башка пәйгамбәрләр бик озак, хәтта 900, 1000әр ел яшәгән бит. Алардан Үлем фәрештәсе җаннарын алганчы баштан рөхсәт сораган, ә Пәйгамбәребез Мөхәммәдтән сораганмы? 08:48 Кемнәр алар мөһаҗирләр һәм әнсарлар? 12:26 Хаҗда булган кешеләр Мәккә белән Мәдинә халкының менталитеты төрле диләр, бу дөресме? Имеш, Мәдинәдә халык әле дә күпкә кунакчыл һәм йомшак күңеллерәк – элек Мәккә мөселманнарын үзләрендә сыендырган вакытлардагы кебек үк. 18:48 Хаҗда булганда Мәккәдә, Мәдинәдә һәм бәлки башка шәһәрләрдә Пәйгамбәребез булган кайсы урыннарга барырга, нәрсәләр күрергә кирәк? 23:18 Хәзерге Россиянең Дербент шәһәрендә (Дагыстан) “40 сәхәбә зираты” бар. Анда чыннан да сәхәбәләр күмелгәнме? Алар бу җирләргә килеп җиткән мени? 26:34 Пәйгамбәребез с.г.в. нәселеннән булган кешеләрнең исеменә “сәййид” дигән кушымча ялгана дип беләм. Ул нәрсәне аңлата? 29:18 Андый кешеләрнең пәйгамбәребез нәселеннән булганлыклары ничек тә булса дәлилләнәме? Шәҗәрәләре бармы? Яисә сүзгә генә ышаныргамы? 31:24 Пәйгамбәребезнең оныклары Хәсән белән Хөсәен турында нәрсәләр билгеле? Алар кемнең балалары булганнар? Тормыш юллары нинди булган? Ә кыз җенесеннән оныклары булганмы? 35:36 Ни өчен Мөхәммәд с.г.в.-нең 4тән күбрәк хатыны булган? Ул вакытта рөхсәт ителгәнме әллә? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️
https://vk.com/huzurtvchannel Телеграм каналларга кушылыгыз
Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.