Ир-атка хатын-кыз күзләренә сәбәпсез карарга ярыймы? Яки киресенчә?Дин хөкемнәренә караганда өйдә булган бөтен әйбер дә васыять буенча йорт күчкән кешенеке буламы? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Имамнан сорыйк" тапшыруында "Рөстәм" мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин бирә. 01:13 Намазны калдырган кеше үзеннән үзе исламнан чыккан булып саналамы ? 09:16 Кеше нинди гамәлләрне калдырса диннән чыгуы ихтимал? 14:28 Җәннәттә бала табып буламы икән? 18:55 Кыз белән йөргәндә егет аңа бүләкләр бирә. Әгәр дә никах булмый икән ахырда, кыз бүләкләрне кайтарырга тиешме? Егет үзе кире шул бүләкләрне сорый аламы? Мәсәлән, телефон, алтын, кием һ.б. 24:37 Элеккеге хатыннан яки ирдән калган бизәнү әйберләрен йөртергә ярыймы? Яңа ир яки хатын өчен бу сыкыллау булмасмы? 33:55 Кеше минем табак-савытны ялгыш ватты да, гафу үтенде. "Алсаң, әйтерсең, акчасын бирермен", - диде. Бу очракта мөселман кешесе нишләргә тиеш? Вакчыл булып күренәсе килми. ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️
https://vk.com/huzurtvchannel Телеграм каналларга кушылыгыз
Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.