Туган як. 27. "Тере сукмакларны тергезик"

(шигырь һәм җырлардан торган музыкаль композиция) …Үткән гомер музеенда йөримен юкны барлап. Сорау – тормыш, җавап – булмыш… Мин – тере экспонат… Нишләрсең, сине әйтсә тереклек: – Моның күңеле – ташландык кое! …Югыйсә безгә Ходай биргән җан Мөлдерәп тора тәмам – тумыштан – Ташландык түгел, башландык кое! Ни генә итсәң дә, язмыш, үлгән сукмак итмә… Нишләрмен, сукмак килеш тә чүпләр каплап китсә? Яшәрмен чулпы чыңлатып сылу атлап үтсә! Тере сукмак иттер мине, чыклы кичке мәлдә, Яшь киленнәр чиләк алып төшсен чишмәләргә… ************************************************************** Шигырьләр: Лилия Сәгыйдуллина «Авыл» Фирдәусә Кәримова «Туып үскән газиз урам…» Лена Шагыйрьҗан «Уйлану» Зөлфәт «Ташландык кое», «Теләгем – догам» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Туган нигез» Марат Мөхәммәтшин «Ялгыз өй» Дилә Нигъмәтуллина «Ташландык йорт» Минегали Хөснетдинов «Ялгыз кое», «Рәхмәт сиңа, тәүге сукмагым» Илнур Вәлитов

Смотрите также