Туган як. 28. "Чиккән сөлге мәйданга дәшә"

«Сабан туе» дигән сүз үзе генә дә ниндидер тылсымлы көчкә ия. Милли бәйрәмебез күп гасырлар дәвамында халкыбыз өчен рухи терәк, илһам чыганагы булып тора. Аны тамаша кылгач, син үзеңә ел буена җитәрлек көч, дәрт, энергия аласың. Сабан туеның күп төрле бәйгеләре һәм күңелле тамашалары, озын колга очындагы чиккән сөлгесе беркайчан да күз алдыңнан китми… Сабантуй мәйданы… Көрәш дәрте, ярыш дәрманы, батырлык кодрәте гайрәт чәчкән шушы уеннар шаукымы, очынулы тавышлар бергә кушыла да, көчле бер аһәң хасил итеп, мәйданнан өскә, галәми биеклекләргә чөелә. Әнә шул биеклектән карасаң, аллы-гөлле, тере бизәкләрдән тукылган Сабантуй мәйданы чигүле түбәтәй булып күренәдер. Димәк, без, татарлар, Сабантуй көнне Җир шарына затлы түбәтәй кигезәбез… ************************************************************* Материаллар: Нургали Булатов «Чиккән сөлге мәйданга дәшә» – «Мәдәни җомга» гәзите, 2007, 8 июнь Марсель Галиев – «Рух» китабы Эльвира Мозаффар «Сабан туе – хезмәт туе» – «Без бергә» гәзите Шигырьләр: Харрас Әюп «Сабантуй» Шәүкәт Галиев «Сабан туена ничә ел?» Шәмсия Җиһангирова «Сабантуй» Рашат Низами «Кайтыгыз» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Сабан туе» Мәүлидә «Сабантуй» Наил Шәймарданов «Уйна, гармун» Радик Динәхмәтов «Атлар килә» Робсон Мусин «Сабантуйларга кайтыгыз» Раяз Фасихов

Смотрите также