VIDEO
«Бәхет нәрсә ул?» – дип сорасаң, һәркем үзенчә аңлата. Берәүләр аны яраткан кешең белән бергә булуда күрә, икенчеләр бәхетне тормышның бар яктан җитеш булуына бәйләп аңлатачак, өченчеләр исә яраткан эше булуда таба… Пессимист, уйлап та тормыйча, бәхет юк ул, диячәк. Кем бәхетле дөньяда? – Игенче иген иксә, Олаучы атын җиксә, Юлаучы барган җиреннән Исән-сау кайтып җитсә – Шул бәхетле дөньяда. Балыкчы балык тотса, Балтасын тотса оста, Мәңгелек сүз әйтсә шагыйрь, Булса да җыры кыска… Кем бәхетле дөньяда? – Җырчы җырлап туймаса, Рәссам төсен җуймаса, Көзе җитмәс борын адәм Яфракларын коймаса… Шул бәхетле дөньяда – Кем кешегә елмая, Кайгы килсә җиргә түгел, Айга карап моңая… Шул бәхетле дөньяда – Кемгә газиз Ил-Ана, Кем тормышның кадерен белә Һәм үзенә ышана!.. **************************************************************************** Материаллар: Фирдәвес Зариф «Бәхет нәрсә ул?» Динә Төхбәтуллина «Гашыйкларга шалашта оҗмах түгел бүген…» Азат Нургалиев «Мин бәхетле» Шигырьләр: Мөдәрис Әгъләмов «Бәхет» Лена Шагыйрьҗан «Кем бәхетле дөньяда?» Ленар Шәех «Бәхет кайдадаыр?..» Гакыйль Сәгыйров «Бай булырсың җаның белән…» Рамил Чурагулов «Бәхетле мин» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Тормыш арбасы» Айдар Галимов «Кемнәр бәхетле?» Салават Фәтхетдинов «Бәхет дигән нәрсә» Илшат Сагдуллин «Ялвару» Илсия Бәдретдинова «Бәхетле булсын һәркем» Гүзәл Әхмәтова Фон: Fabrizio Paterlini - If Melancholy Were Music