Бәхет кошыбыз! Даниябез! Әниеңә охшап чибәр, әтиеңә охшап талантлы син... дип әйтә кешеләр һәм алар ялгышмый дип уйлыйм 😁 Безнең өчен иң мөһиме - бәхетле, сау-сәламәт булыгыз, балалар! Мин сезне яратам, сезнең өчен күп нәрсәгә әзер! Гастрольдә чагында сагынам, кайткач, хәтта телефонны көн буена алып куеп, сезнең көйгә генә "биергә" әзер. Тәүфыйклы, миһербанлы булыгыз. Олыны - олы, кечене кече итә белегез. Әгәр бу өлкәдә уңышка ирешсәгез, калган бар ишекләр дә сезнең өчен ачык булыр. Туган көнең белән, Дания! Яратабыз! Өебезнең яме син! 😘 ▷ Группа Вконтакте:
https://vk.com/club40289692 ▷ Инстаграм Данир: / danir_sabirov87 ▷ Истаграм Миляуша: / milagrasss555 ▷Youtube: / @user-vl5wf5bw2w #данирсабиров #даниясабирова