Туган як. 24. "Ялгыз йорт сагышы"

Шаулап-гөрләп торган йорт тынып калды. Бәләкәй төпчек малай ясап куйган сыерчык оясында һәр яз саен кайтып, матур итеп сайрашып, балалар чыгарып үстерә торган купшы сыерчыклар да никтер бу ихатада соңгы елларда күренми башлады. Кыш көннәрен ялгыз йортны бөтен ишек аллары белән аяусыз кар көртләре басып китә, ә җәйләрен адәм буе булып котырынып кычыткан үсә… Ташландык нигездән дә шыксыз, котсыз күренеш бар микән бу дөньяда? Әйтерсең лә кешеләр бөтен ямьне, бар матурлыкны үзләре белән алып китәләр, кайчандыр көн иткән төшләрендә кайгы-хәсрәт эзләрен генә калдыралар… Күкеле сәгать монда иң зур җиһаз (Мәрхүм карты аны сатып алган). Сердәшчесе булган балчык күке Оясыннан чыгып катып калган… ************************************************************************* Материаллар: Мәдинә Маликованың фәһемле фикерләре – «Дөньяда сүзем калыр» җыентыгы Дания Гайнетдинова «Гомер уты», парча Гайса Хөсәенов «Сүндермә», «Бер киңәш» – «Таштагы язулар» җыентыгы Гүзәлия Кәримова «Ничек яшисең, авыл?» Нәсих Фәрдиев «Ялгыз йорт сагышы» Шигырьләр: Мөнир Вафин «Агач өе тәмам җиргә сеңгән…» Гөл Чәчәк «Кеше китә – нигезе кала» Зөлфәт «Кош оясы – җилле тирәктә!» Илдус Фазлетдинов «Авылга кайту» Эдуард Мостафин «Син кайтырга тиеш» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Күкеле сәгать» Илдар Әхмәтов «Ялгыз нигез» Нәфкать Нигъмәтуллин «Ялгыз йорт» Резеда Шәрәфиева «Кайтырсыз әле бер» Илсаф «Туган як» Айгөл Сагынбаева

Смотрите также