VIDEO
Август ае – бакчаларда яшелчәләр мулдан өлгергән чак. Ташкабакларыгызны да ничек кулланып бетерергә белмисездер әле, мөгаен. Шулай икән, сәхифәбезнең кунагы Лилия ӘСКӘРОВА тәкъдим иткән менә бу рецепт белән сез дә әзерләп карагыз әле. Үзегез дә: «Пешердем, тәмле булды», – диячәксез! Ташкабактан урама Кирәк уртача зурлыктагы 2 ташкабак; 1-2 помидор; 1 тавык түше; 150 г кибет каймагы; 3 тырнак сарымсак; 150 г каты сыр; тоз-борыч; үсемлек мае. Эш барышы ташкабакларны 0,5 см калынлыгында теләбез. Майлаган табага тезеп, өстенә аз гына май сибәбез һәм йомшарып китсен өчен 5 минутка 190 градуслы мичкә куеп алабыз. Тавык түшен башта урталайга бүлеп, шулай ук озынчага юка итеп турыйбыз. Һәр кисәкне чүкеч белән тапап йомшартабыз. Помидорны ярымтәгәрмәчләп турыйбыз. Сарымсакны издереп, каймакка кушабыз. Тәменчә тоз-борыч салабыз. Соус әзер. Суынган ташкабак телемнәренә юка гына итеп соусны ягабыз. Һәр телем өстенә бер кисәк тапаган итне куябыз. Иткә тоз-борыч сибәбез. Ташкабакның бер башына помидор телеме салабыз һәм шул читеннән тотынып, рулет итеп төрәбез. Рулетны артык зур булмаган форма төбенә бастырып куябыз. Шул рәвешле һәрбер ташкабак телемен аерымаерым төрәбез. Рулетлар өстенә калган соусны ягып, форманы 40 минутка 190 градуслы мичкә куябыз. Пешеп чыгарга 10 минут кала, өстенә уылган сыр түшибез һәм пешерүне дәвам итәбез. Сыр эреп, кызара башлагач, ризыгыбыз әзер. Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул, еллар имин булсын! Фото: Анна Арахамия. Видео: Лилия Гәрәева.