Салават Фатхетдинов - Өнсә авылы көе

Салават Фатхетдинов Текст Безнең авыл өсләрендә Йолдыз яна яктырак ла; Айга да йолдыз бик якын, Син генә миннән ерак. Исмә әле, җил, тукта әле, җил, Өзмә гөлләр чәчәген лә; Алга килми белеп булмый Башның ни күрәчәген. Кыйблалардан искән җилдән Бөгелә талның нечкәсе лә; Йөрәгемнең саф җиреннән Чыга сагыш чишмәсе. Сызылып таңнар аткан чакта Ямансу була язын ла; Аерыласын алдан белдем — Ялгыз күрдем кыр казын.

Смотрите также