Нишлэр идек икэн без? Беркон килеп эгэр эйтсэлэр Азга гына, теге доньядан Эниемне кайткан дисэлэр. Эгэр Эни кайткан дисэлэр Ыргыр идем башта куклэргэ. Кычкырыр идем кукне ярып, Ишетелсен очен куплэргэ. Эгэр Эни кайткан дисэлэр, Бер Аллама ялына-ялына Чабар идем абына-абына Кайтып житэр очен янына. Эгэр Эни кайткан дисэлэр, Рэхмэт укыр идем барсына, Гафу сорар идем барысы очен Мин тезлэнеп Эни каршына. Эгэр Эни кайткан дисэлэр, Башны куеп анын алдына, Кулын битлэремэ тиереп Иркэлэнер идем аз гына. Эгэр Эни кайткан дисэлэр, Мин йоклатмас идем энине. Авызына гына карап торыр идем Эни ни сойлэгэнне, эйткэнне. Эгэр Эни кайткан дисэлэр, Чэйлэр эчэр идек утырып. Узем ясап бирер идем чэйне Молдерэмэ итеп, тутырып. Эгэр Эни кайткан дисэлэр, Белмэс идек бары нишлэргэ. Эллэ нилэр эшлэр идек тэ, Терсэк ерак хэзер тешлэргэ. Риза инде хэзер Энием, Матур булып тошкэ керсэндэ. Эгэр Эни кайткан дисэлэр, Анлыйм бу сузлэрне кемдер, Сынар очен генэ эйткэнен. Белэм инде Газиз Эниемнен Барып алалмаслык, кайта алмас жиргэ киткэнен. Ж. Шакиров.