Кряшены

Берничә ай элек без керәшеннәр турында төшерелгән фильм тәкъдим иткән идек. Халыкта һәм галимнәр арасында ул тапшыруга карата әйтелгән фикерләр төрле булды. Шуңа да без керәшеннәр турында Татарстан галимнәре белән дә сөйләшеп алырга булдык, аларның фикерләрен дә фильмга керттек. Хәзер, уйлавыбызча, тапшыру тулы килеп чыкты. Әлеге фильм Татарстанның этник алтыны — керәшеннәр турында. Татарларның үзенчәлекле, кызыклы һәм уникаль бу төркеме православ динен тота, әмма йөзләрчә еллар узуга карамастан, милли үзаңны югалтмыйча саклый алган алар. Сезгә дә карарга тәкъдим итәбез!

Смотрите также