VIDEO
Адәмгә Ходай бик зур көч-куәт салган. Аның шул көч-куәтен файдалана алуы үзеннән тора… Кеше әйбәт уй-тойгылары, матур холык-фигыльләре белән гомере буе кеше булып кала… Әувәл җирне дөнья үзәге, ә кешене җир үзәге диләр иде. Ә иксез-чиксез җиһан ачылгач, җир үзе җиһанның бер кечкенә бөртеге, ә кеше бары тузан чаклы булып калды. Җиһан каршында кеше – мыскал, хәтта берни түгел диярлек… Әйе, кеше турында Фикер йөртәбез ансат. Ә үзебез кем соң без? – Шуны белмибез кайчак. ************************************************************** Материаллар: Гайса Хөсәенов «Паскаль парадокслары», «Эксрод», «Кем, ни…», «Фарыз» – «Таштагы язулар» җыентыгы Шигырьләр: Әсгать Галиев «Эзләмә син» Фәнис Яруллин «Сорау һәм җавап», «…Кешеләр турында без беләбез бөтенесен»» Нурия Измайлова «Кеше турында кешегә» Галимҗан Гыйльманов «Мин» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Сәер кеше» Илсия Бәдретдинова «Кадерен белгәннәргә» Зөһрә Сәхәбиева «Яшәүләр матур әни булганда» Рөстәм Закиров «Юану» Фидаиль Зарипов «Кеше булып кал» Айрат Сафин Фон: Vapeur Et Piano