VIDEO
Һәрбер баланың әтисе һәм әнисе булырга тиеш! Ни кызганыч, тиеш дип кенә әтисез, әнисез яисә дөм ятим калган балаларны әти-әниле итә алмыйбыз. Дөрес, республикабызда ятим балаларны сыендыру йортлары бар, аларны яклаучы төрле программалар кабул ителгән. Әмма гаилә тәрбиясе, ата-ана назын берни алыштыра алмый. «Игелекле балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр», – дип язып калдырган мәгърифәтче Риза Фәхретдин. Ятимнәрне үз балалары кебек тәрбияләп үстергән гаиләләр турында Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе “Өйгә илтүче юл” дип аталган өр-яңа проект башлый. Ул изге рамазан аена туры килде. Хәерле сәгатьтә булсын.