VIDEO
Бу атнада “Тәгәрмәч” тагын бер шәп татар авылы - Лениногорск районы Керкәлесеннән репортаж тәкъдим итә. Җырларда җырланган Керкәле тауларын күреп кенә калмыйча, менәргә дә дигән максат куеп кайттык. Әле болай тау кадәр тау алганыбыз юк иде – шәп булды бу! Таулар белән бергә җырда җырланган чишмәләрне дә барлап чыктык: монда алар адым саен. Берсеннән-берсе күркәм, берсеннән-берсе тәмле... димәс идек. Кайберләре, киресенчә, тәме белән дан тотмый, тик суының шифасына тиенгәннәр әллә кайлардан ук килеп алып китәләр икән. Күкертле чишмәләре әнә шундый! Керкәленең атаклы карьерына да сугылдык: Болгар, Биләр, Казандагы Курчак театрын, Кремль яны яр буен нинди ташлардан корганнарын үз күзләребез белән күрдек. Ничек чыгарганнарын да, ничек кискәннәрен дә... ташлар белән бергә чыккан оникс катламнарын да... Керкәле осталары сынатмый булып чыкты: үз куллары белән комган да ясый, йорт җиһазлары да. Халык уңган, булдыклы биредә, авыл җирлеге башлыгы Галия ханым Шириязданова әйтмешли, “читтән китереп биргәнне көтеп утырмый, үз көченә таяна”. Без дә моның шаһиты булып кайттык. “Тәгәрмәч” – социаль челтәрләрдә иң шәп татар авылларын, анда яшәүче уңган-булган кешеләрне, саланың бай тарихын, гореф-гадәтләрен күрсәтүче проект.