Фәрит хәзрәт Кадыйров: Өшкерүче җеннәр белән көрәшә

Казанның “Хәдичә” мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Кадыйров 20 ел өшкерү белән шөгыльләнә. Фәрит хәзрәт Intertat.ru хәбәрчесенең сорауларына җавап бирде һәм өшкерү тәртипләрен күрсәтте. Фәрит хәзрәт: – Өшкергән вакытта кайберәүләре елый башлый, кайберәүләре калтырана, көлә, кемдер чыгып китә, бер ишләре бик куркып тирә-якка карый башлыйлар. Кайберәүләр бик нык акыра башлыйлар. Менә шул вакытта куркып калмаска кирәк. Чөнки өшкерүче ул Аллаһның дошманы белән көрәшә. Яисә син аны җиңәсең, яисә ул сине. Аллаһ сакласын, әгәр дә син аны җиңә алмасаң, ул сине бер хәл кылырга мөмкин. Шуңа күрә өшкерүче кеше бөтен нәрсәне Аллаһка тапшырырга тиеш. Бөтен яктан Аллаһ юлында булырга тиеш. Хәзерге вакытта акча өчен өшкерүче кешеләр бар. Җиңелчә генә өшкерәләр дә, кешенең калтырана башлаганын күргәч, куркып: “Җитте җитте, барыгыз шушы кеше янына”, – дип чыгарып җибәрәләр. Кардәшләрем, шушындый кешеләрне күрсәгез, алар янына бармагыз. Бу хакта тулырак:

Смотрите также