"Бәхетем син минем" - Хәния Фәрхи репертуарындан Илгиз Закиров көе Миңзифа Әхмәтшина сүзләре ***** Очраштык та уйнап кына, Гашыйк булдым чынлап сиңа Көтәм хәзер күрешүне, Минутлар санап кына Бәхетем син минем, Җаным-тәнем һәм өметем (рәхәтем). Дулкынланам, утта янам, Яратам, ни хәл итим? Уйлыйм сине иртә-кичен, Шатланам, елыйм, көләм. Бәхетле буласым килә, Тик синең, синең белән. Бәхетем син минем, Җаным-тәнем һәм өметем (рәхәтем). Дулкынланам, утта янам, Яратам, ни хәл итим? Тормыш юллары катлаулы Уйсулы, сөйкәлтәле. Син дә мине, яратам, Яратам, дип әйт әле. Бәхетем син минем, Җаным-тәнем һәм өметем (рәхәтем). Дулкынланам, утта янам, Яратам, ни хәл итим?