"Дәүләтчелек булмыйча татарның киләчәге юк"

Шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина Дөнья татар конгрессының V корылтаеның пленар утырышында хисап тотканчы дәүләтчелек һәм мәгариф темасын ныклап тикшерергә кирәк иде, дип белдерде. Сафина, "Корылтайда өстән-өстән сөйләделәр. Әйтерсең лә, мәетнең аяк-кулларындагы яраларын бәйләделәр. Хәзер бит милли мәгариф системыбыз юк. Кайсы милләт үзенең милли мәгариф системын башка дәүләткә тапшыра? Бу -- тарихта күрелмәгән хәл! Милләтне саклап калырга теләгән җитәкчелек, хөкүмәт мондый гамәлне кылырга тиеш түгел", дип әйтте.

Смотрите также