ТУГАН ИЛЕМ МИНЕМ АТЛАШ

АВЫЛДА КУНАКТА Ай рәхәт тә соң туган авылда, Кунак булырга кайткан чагында. Урамга чыксаң -- чиста һавасы (Шәһәрдә юк бу күңел дәвасы). Эчәсең килсә -- янда чишмәләр, Чишмә янында таллар үсәләр, Талларга кунып сайрыйлар кошлар -- Матур күренә монда тормышлар. Авылны чыксаң --кырлар, болыннар, Бала чакларда йөргән урыннар. Яшел урманы -- үзе ни тора! Кунак итәргә һәр җәй чакыра. Чакырып торгач, барабыз инде, Шашлыкка сарык алабыз инде. Урман шаулатып бәйрәм итәбез, Чирәмдә аунап бер ял итәбез. Ә өйгә кайтсак, анда да -- бәйрәм, Өстәл өстенә ашъяулык җәйгән. Кунак итәләр зурлап, кадерләп, туганың янында бетми сый-хөрмәт: Эчәсең килсә -- сыер сөте бар, Карының ачса -- тавык ите бар, Һич бетеп тормый катык-каймагы, Итле бәлеше, майлы коймагы... Бер караганда, бары да әйбәт: Табигать матур, дөнья түгәрәк. Ләкин беркем дә калмый яшәргә, Яллары беткәч, китә шәһәргә. Дәшеп торса да урман кырлары, Сыгылып торса да мул табыннары, Авыл тормышын күрә бит алар, Җиңел түгелен белә бит алар. Күптәнге мәкаль калага дәшә: «Авылны макта, шәһәрдә яшә"

Смотрите также