Имамнан сорыйк #46

Чиркәүдә намаз укырга ярыймы? Төшләрне ничек итеп юрарга? Әгәр төштә берәрсе үлсә - бу кайгыгамы? Бала көтү төштә керсә - бу сөенечкәме?Бу һәм башка сорауларга җавапны "Имамнан сорыйк" тапшыруында Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бирә. 01:25 Чиркәүдә намаз укырга ярыймы? 04:31 Бер аятьне яңадан укысаң, сәҗдәи сәһү кылыргамы? 06:28 Кабер ташы янында ярымайны куярга кирәкме? 14:37 Никах яңарту дигән төшенчә бармы? Нинди очракта ул була? Әти-әни совет чорында өйләнешкәннәр, ләкин никахлашмаганнар. 19:17 Төшләрне ничек итеп юрарга? Әгәр төштә берәрсе үлсә - бу кайгыгамы? Бала көтү төштә керсә - бу сөенечкәме? 24:38 Кеше каны тәнгә тамса тәһарәтне бозамы? 25:25 Ир-ат хатынының әнисен башка кеше булмаса тәэмин итәргә тиешме? 32:31 Күрше алмагачы безнең яктагы бакчага иелсә һәм алмалар безгә коелса, безгә бу алмаларны кайтарырга кирәкме? Күрше җиләкләре безнең бакчага үз тамырларын җибәрсә, бу инде безнең ризык булып саналамы? 34:35 Гөнаһлар гел искә төшеп торса, нишләргә? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️ https://vk.com/huzurtvchannel
Телеграм каналларга кушылыгыз

Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.

Смотрите также