Җомга вәгазе. Шәгъбан аеның фазыйләтләре.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм шәгъбан аенда бик күп ураза тоткан. Бервакыт бер сәхабә Аллаһының Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: «Әй Пәйгамбәр, мин синең шәгъбаннан да күбрәк ураза тотканыңны күргәнем юк (Рамазан ае уразасы – фарыз, ә шәгъбан аенда ураза фарыз түгел һәм ул һәркемнең үз ихтыярында, бу очракта Рамазаннан кала башка айлар да күздә тотыла). Моның сәбәбе нәрсәдә?» – дип сораган. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Бу айда барлык гамәлләр дә Аллаһының хозурына ирешә. Мин гамәлләремнең үзем уразалы вакытта ашуын телим», – дип җавап биргән.#ислам #islam #вагаз #таухид

Смотрите также