1 серия «Эниемнен жылы кочагы»

«Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән телевизион фильмның төп геройлары - Татарстан Республикасының төрле өлкәләрендә фидакарь хезмәт куйган, республикабызның данлы, тырыш, уңган, күпъкырлы талантлы шәхесләре һәм аларны тудырып-үстергән, укыткан, чын кешеләр итеп тәрбияләгән әниләре. Алар арасында танылган актёрлар, җырчылар, язучылар, табиблар , спортчылар, музыкантлар, хәйриячеләр, күп балалы үрнәк гаиләләр һәм башка бик күп өлкәдә үз юлын тапкан, уңышларга ирешкән бик күп һөнәр ияләре, үз эшенең осталары, башкаларга үрнәк итеп куярлык шәхесләр бар. Кайсы гына шәхесне алсак та, ул нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен, ул иң беренче чиратта иң газиз кешеләре— әти әниләренә бурычлы. Беренче тәрбия нәкъ менә гаиләдән башлана, ана сөте белән керә. Безнең төп максатыбыз - балаларның әниләренә булган хөрмәтен, рәхмәтен чагылдыру. Чөнки аларның исемнәре гадәттә, күләгәдә кала. "Исәннәрнең - кадерен, улгәннәрнең - каберен бел" - ди халык мәкале. Ни кызганыч, инде күп кенә шәхесләрнең әниләре инде бакыйлыкка күчкән. Аларны балалары бүген күңелләрендә калган балачак истәлекләре, якты хәтирәләр аша искә ала. Терәк булып бүгенге көндә дә янәшәдә исән сау яшәгән әниләрне хөрмәтләп аларның үзләренә үк сүз бирдек, алар белән гамьле әңгәмә кордык. Әлеге проект тәрбияви максатны күзаллап эшләнде. Һәрберебезгә тормыш бүләк иткән, туган телне яратырга өйрәткән, гаилә учагын саклап, балаларына бар назларын биреп, зур җаваплылык белән тәрбияләгән Әниләргә рәхмәт әйтү, аларны искә алу, олылау, хөрмәтләү, дан җырлау, Ана образы алдында баш июне иң алгы планга куйган бу фильм беркемне дә битараф калдырмас дип уйлыйбыз, чөнки инде үзебез олы яшьтә булсак та безгә ана назы, ана киңәшләре кирәк. Ананың бөеклеге турындагы бер риваятьтә: имеш җиргә туачак бер сабый: мине җиргә тугач какмаслармы соң, мин куркам, дип әйтүенә Аллаһы Тәгалә: Курыкма, мин Сезнең һәрберегезгә бер Фәрештә бирәм, ул сине гомер буе саклар, яклар, ди. - Аңа мин кем дип эндәшим, ди сабый. Аллаһы Тәгалә: Аның исеме бик күп, әмма син ана: Әни!, дип эндәшерсең ди. Әйе, Әниләр ул -Фәрештәгә тиң! Алар турында күпме матур җырлар, шигырьләр, әсәрләр язылган һәм әле бик күп язылачак! Безнең әлеге проект та дәвамлы булыр дигән теләктә калабыз, чөнки безнең шәхесләребез бихисап, аларның һәрберсе олы игътибарга лаек!

Смотрите также