Эштән курыккан юк!

«Балабыз татарча сөйләшми», дигәнгә бик аптырыйбыз. Бездә мондый проблема юк, өебездә төп тел – татар теле. Үзебез дә татарча сөйләшеп үстек, балаларыбыз да. Шәт, оныкларыбыз белән дә үзебезчә сөйләшербез. Динә һәм Илнур АБДРАХМАНОВлар белән танышмасам, җирле үзидарә башлыгының никадәр күп вазыйфа башкарганын тулысынча күзаллый алмаган да булыр идем. Кәнсәләрдә документларга кул куеп, сораган кешегә кирәкле белешмә язып кына утырмый икән алар. Юл салучы да, кое казытучы да, һәйкәл куйдыручы, печән чабучы, кар көрәүче, хуҗалык көтүенә көтүче табучы да, янгын сүндерүче дә – алар икән. Мондый җаваплы вазыйфаны гадәттә ир-егет­ләргә йөклиләр. Буа районының Яңа Чәчкап авылы җирлеге халкы исә ышанычны Динәгә белдергән.

Смотрите также