Самолетта очканда, яисә поездда барганда, намаз укырга ярыймы? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Имамнан сорыйк" тапшыруында "Борнай" мәчете имамы, "Зәкят" хәйрия фонды белгече Динар хәзрәт Зыятдинов бирә. 01:08 Мин киемнәр сатам. Киемне алган кешенең аны кайда киеп йөриячәген белмим. әмма дә хатын-кыз минем кыска җиңле футболкамны сатып алса, аны ярамаган урыннарда кисә, минем өстемдә гөнаһ буламы? 05:17 Гөнаһ эшеңә тәүбә итеп, уң як җилкә артыңнан өч тапкыр төкереп кую кирәклеге турында ишеткәнем бар. Болай эшләү диндә чынлап та бармы һәм ул гамәлне кайсы очракларда башкарырга кирәк? 19:34 Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вә сәллам балдакны кайсы бармагында йөрткән? 23:28 Кеше белән көн дәвамында күрешкән саен "Әссаләмү галәйкүм" дияргә кирәкме, әллә беренче күрешкәндә әйтеп куйганы җитәме? 28:59 Әгәр дә мин намазда беренче рәттә торсам, ә минем артта бабай торса, мин аңа хөрмәт йөзеннән алгы рәттәге үз урынымны бирергә тиешме? 33:18 Сәдака биргәндә тәрбия йөзеннән "юк-юк, кирәкми иде инде, рәхмәт" дип әйтү дөресме? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️
https://vk.com/huzurtvchannel Телеграм каналларга кушылыгыз
Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.