Тәгәрмәч №8 Югары Курса (Верхняя Корса)

"Тәгәрмәч"не Instagram челтәрендә дә күзәтеп барыгыз - @tegermech_tat Иң шәп дигән тагын бер татар авылын эзләп таптык – Арча районында ул – Югары Курса. Шушы сала безгә шактый сынау әзерләгән булып чыкты. 90 яшьлек Мөкарәмә әби белән бергәләп печән чаптык, ул безгә биеп, ә ире Рәфкать бабай җырлап та күрсәтте. Соңыннан бергәләп аларның бала чагындагы уеннарын да әйлән-бәйлән килеп уйнадык. “Тәгәрмәч” Югары Курсадагы иң атаклы кәҗәләрнең берсе – Дочканы да савып карады. Әмма малкай моның өчен безгә бераз үпкәләп тә куйды бугай. Абдуллинар хуҗалыгында завфермы вазыйфаларын башкаручы песи белән дә таныштык. Аны нәкъ шулай дип атыйлар да монда – Завфермы. Югары Курса халкына бәрәңге дә алыштык, бу яшелчәнең ничә көндә өлгереп җитүен дә белдек. Мал-туар асрап, 100 мең сумга кадәр акча эшләп буламы? Була! Йолдызларны санап буламы? Була! Югары Курса халкы боларның барысына да өйрәтте безне. Сезне дә =) “Тәгәрмәч” – социаль челтәрләрдә иң шәп татар авылларын, аларның бай тарихын, анда яшәүче уңган-булган кешеләрне, гореф-гадәтләрен күрсәтүче проект.

Смотрите также