Имамнан сорыйк #50

Намазның һәр рәкәгатендә икенче сүрә итеп бер үк доганы укырга мөмкинме? Мөселман кешесенә ирексездән ачык хатын-кыз чәчен күрү гөнаһмы? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Имамнан сорыйк" тапшыруында ТР Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге белгече, "Саләх" мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев бирә. 01:03 Тәһарәт алганда, авыз-борынны чайкамаска да була дип ишеткәнем бар, Бу дөресме? 10:55 Намазның һәр рәкәгатендә икенче сүрә итеп бер үк доганы укырга мөмкинме? 11:55 Сөннәт намазны фарыз намазыннан 3 нче һәм 4 нче рәкәгатьләрдә Фатиха сүрәсеннән тыш, өстәмә сүрә укылуы белән аерыла. Бу ни белән бәйле? 14:45 Коръән укыганда ялгышлык чыгарсак, мәгънә үзгәрсә, көферлек китереп чыгарабызмы? 19:54 Туганнар белән элемтәне өзү хәрам, ә дуслар белән өзәргә рөхсәтме? 24:20 Балта остасына башкарган эше өчен ерак туганыннан акча алырга ярыймы? 25:29 Кеше вафат булгач та, аның җаны кая барасы билгеләнми, ул кыямәт көнен көтә дип ишеткәнем бар. Бу вакытта адәм заты нинди халәттә һәм кайда ул? 34:54 Урамда бик күп яулыксыз кызларны күрәбез. Мөселман кешесенә ирексездән ачык хатын-кыз чәчен күрү гөнаһмы? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️ https://vk.com/huzurtvchannel
Телеграм каналларга кушылыгыз

Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.

Смотрите также