Сарман бәлеше / мясной бэлеш

«Аш-су» сәхифәбезнең чираттагы кунагы Ризилә МӨГЫЙНОВА Арча районы Ашытбаш авылы кызы. Кирәк камыр өчен: 1 пачка атланмай / 1 аш кашыгы майонез / 1 аш кашыгы кибет каймагы (сметана) / 1 аш кашыгы шикәр комы / 1 чәй кашыгы тоз / 200 мл кайнап суынган су / 600 г чамасы он эчлек өчен: 1,5 кг бәрәңге (күләме әрчелмәгән килеш күрсәтелде) / 800 г сөяксез ит / 2 аш кашыгы атның эч мае (иттарткычтан чыгарылган) / 1 баш эре су- ган / 1 аш кашыгы тоз / 1 чәй кашыгы кара борыч Эш барышы Йомшарган атланмайны тирән савытка салып, шикәр комы, майонез, каймак, тоз, су кушып туглыйбыз. Иләнгән онны куша барып, камыр басабыз. Өстен каплап, аны 30 минутка читкә куеп торабыз. Камырны дүрт кисәккә бүләбез. Икесе – бәлешнең өстенә, кечкенәсе – бөкесенә. Калганы – бәлешнең төбенә. Бәрәңгеләрне әрчеп, өчпочмакка тураганнан бераз эрерәк итеп турыйбыз. Каралмасын өчен салкын суга салып торабыз. Артык вак итмичә туралган иткә суган тоз, борыч кушабыз. Бәрәңге белән ат маен да өстәп, яхшылап катнаштырабыз. Бәлеш төбенә дигән камырны 3 мм калынлыгында җәябез. Камырны төбе майланган табага күчереп, өстенә эчлекне тигезләп салабыз. Таба читеннән чыгып калган камырны тигез бөкләмнәр белән эчлек өстенә кап­лыйбыз. Бәлешнең капкачын ябабыз. Икенче кисәкне дә шул ук зурлыкта җәеп, уртадан сигез кисем ясыйбыз. Кисем читләрен уртадан ябыштырып чыгабыз. Бәлешнең уртасын тишеп, бөкене куябыз. Бәлеш 180 градус кызулыктагы мичтә ике сәгать ярым пешә. Бер сәгатьтән өстенә фольга каплыйбыз. Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул, еллар имин булсын! Видео: Анна Арахамия

Смотрите также