25 Бәхет дәрьясында коенганда

Бәхет ул офык кебек: барып җитәм дисәң, яңа офыкка кача. Бәхет ул тау кебек: берсен аркылсаң, биегрәге алдыңа баса. Бәхет ул бәхетсезлек килгәндә генэ ачык күренә һәм нык бәяләнә. Бәхетле үз бәхетен әллә ни шәйләмәве белән дә бәхетле. Бәхетне һәркем үзенчә аңлый һәм үзенчә бәяли. Берәүгә бәхет бар ни, юк ни; икенчегә барыннан югы яхшы. Кадерен белгәнгә шул бәхет, кадерен белмәгәнгә – шул бәхетсезлек. Дөрес фикер йөртү, холык-фигелеңне әйбәткә юрау – үзе бер бәхет. Һәркемнең бәхет ачкычы үзендә. Шуның кайда ятканын табасы, рухи дөньяңны шуңа көйләп җибәрәсе генә бар. ************************************************************************** Материаллар: Нәкый Исәнбәт «Бәхет, уңыш, насыйп, өлеш һәм бәхетсезлек» – «Татар халык мәкальләре» җыентыгы, III том Гайса Хөсәенов «Бәхет», «Үзе» – «Таштагы язулар» җыентыгы Шигырьләр: Лениза Вәлиева «Ә бәхет һәркемгә бирелә», «Бәхетле булырга өйрәнәм», «Арынасы иде кысалардан» Лена Шагыйрьҗан «Бәхет яфраклары» Фирая Зыятдинова «Иң зур бәхет» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Абага чәчәк атмый» Айдар Галимов «Юк, туктамыйм» Илсия Бәдретдинова «Яшәү үзе бәхет дөньяда» Илнар Гәрәев «Нәрсә ул бәхет?» Фән Вәлиәхмәтов «Очар идем» Гөлнара Исмаева Фон: Robert Haig Coxon – Longing

Смотрите также