VIDEO
Эх, фәлән кадәрле акчам булса, миннән бәхетле кеше булмас иде, дип уйлыйбыз кайчак гөнаһ шомлыгына каршы. …Ямьсез күренеш – кешеләрнең бер-берсенә рәхимсезлеге, битарафлыгы. Бу сыйфат бигрәк тә яшьләргә кагыла. …Җәмгыять котылгысыз рәвештә фәкыйрьләргә һәм байларга бүленә бара. Телевизорның кайсы гына программасын ачып карама, чәшке тун да чит илгә сәяхәт турында реклама. Телебездән «акча, акча, акча» сүзе төшми… Әйтерсең дөньяда бүтән кыйммәт калмады. Балалар шуны күрә, ишетә. Һәм байлыктан кадерле әйбер булмавына ышанып яши башламас ук, алдаша. Игелек-шәфкатьлелек дигән төшенчәләр көн тәртибеннән төшеп кала бара. Җәигыятебезне һәләкәткә илтә торган, чын мәгънәсендә мәкерле һәм явыз чирнең – әлеге дә баягы, акчага, байлыкка табыну икәнлеген аңламыйбыз. Шуның аркасыда язмышлар гарипләнә. Без моны балаларга аңлатырга тиеш! ************************************************************************** Материаллар: «Бәхет өчен күпме кирәк?» – «Өмет» гәзите, 2018, № 5 Мәдинә Авзалова «Адәм актыгы» – «Сөембикә» журналы, 2007, № 10 Зөлия Исламова «Бәхетне байлыкта гына күрәләр» – «Өмет» гәзите Гөлназ Халикова «Тормышның яме нидә?» Венера Нурлыгаянова «Кеше – үзе зур байлык» – «Тулпар» журналы Шигырь: Лена Шагыйрьҗан «Гыйбрәт» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Иреккә омтылу» Илсия Бәдретдинова «Уфалла арбасы» Гәбделфәт Сафин «Мөнәҗәт» Илсия Бәдретдинова «Нәрсә булды сиңа дөнья?» Гөлнара Габидуллина «Күңел байлыклары» Фон: Yann Tiersen - Naval